Югары суд Әсфән Галәвовка телефон куллануны тыйды
«Метроэлектротранс»ның элекке башлыгы Әсфән Галәвов телефон куллануга суд аша рөхсәт алырга теләде. Әлеге үтенечне Татарстанның Югары судында карадылар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе язды.
Искәртеп үтик, Галәвов 12 млн сум күләмендә мошенниклык буенча эш фигуранты булды. Тикшерү вакытында Казанның Совет районы суды аңа кайбер гамәлләрне чикләде. Аерым алганда, аңа телефон куллануны тыйдылар, әмма Әсфән Галәвов судның бу карары белән килешмичә, республиканың Югары судына апелляция шикаяте бирде.
«Минем ышанычлы кешем Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җитәкче. Ул үз вазифаларын башкара алмый. Телефоннан сөйләшүләр эшне тикшерүгә бернинди дә зыян салмый дип саныйбыз. Өстәвенә, апелляция шикаятендә хезмәткәрләрнең күмәк хаты да бар, алар җитәкчелек белән сөйләшүне рөхсәт итүне сорый», – дип мөрәҗәгать итте судка Әсфән Галәвовның адвокаты.
Галәвов үзе бүгенге судка килмәгән иде. Эшне аннан башка гына карадылар. Прокуратура Совет районы суды карарын нигезле, Әсфән Галәвовка телефон кулланырга рөхсәт итәргә ярамый дип белдерде.
Югары суд карарны берничә минутта кабул итте – Галәвовның апелляция шикаятен канәгатьләндерүдән баш тартты.
Алдарак «Татар-информ» «Метроэлектротранс»ның элекке җитәкчесе 12 миллион сумлык мошенниклыкта тотылуын язган иде. Бу акчалар пенсия алды яшендә булган хезмәткәрләрне илкүләм проект буенча киредән укытуга бүлеп бирелгән була. Әсфән Галәвов үз гаебен таныды.