Самара өлкәсенең Яңа Ярмәк авылы зиратында өмә уздырыла
10 сентябрьдә Самара өлкәсе Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы зиратында өмә үткәреләчәк. Әлеге өмәдә катнашырга теләүчеләрнең барысын да иртәнге сәгать 9:00га чакыралар. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Каберләрне чистарту өчен бер-ике сәгать вакыт җитә. Ә савабы күпме! Кайчак «ничек савап эшләргә?» дип аптырыйбыз. Ә бу савапны эзләп йөрисе юк. Әгәр якыннарыгызның каберләре белән беррәттән инде ничә ел чистартылмаган чит каберләрне дә тәртипкә китерсәгез, савабы бермә-бер күп булыр. Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк. Эш кораллары алып килегез», – дип мөрәҗәгать итә Ярмәк авылы мәхәлләсе.