Түбән Кама районында җирне туңга сөрү дәвам итә
Түбән Кама районы кырларында урып-җыю һәм көзге чәчүдән тыш, туңга сөрү эшләре дә бара. Бу хакта районның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Агымдагы эш нәтиҗәләре буенча «Орсис-Агро» механизаторлары туңга сөрү буенча алдынгылар булып чыкты. Беренче урында-Денис Герасимов, ул 839 га җир сукалаган. Икенче урында - Александр Карягин (744 га), өченчедә – Александр Тимшин (660 га).
«Быел без 30867 га мәйданны туңга сөрергә планлаштырабыз, бүгенгә көндә эш 18000 га мәйданда башкарылды» – дип яза үзенең социаль челтәрендәге сәхифәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.