Аксубай укучылары мәдәни көндәлек өчен бүләкләр алды
«Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге – 2021-2022» республика мәдәни-мәгариф проекты кысаларында оештырылган «Мәктәп укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге» район конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Аксубайның №2 урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Ралина Мәрдиева, 3нче сыйныф укучысы Елена Латыйпова, шулай ук Кәкре Күл урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары Ксения Чубурова һәм Станислав Коннов җиңече булып танылды.
Җиңүчеләрне танылган якташыбыз, ТР урман хуҗалыгының беренче министры Александр Гуляев истәлегенә багышланган «Пробуждение» зональ экологик фестивалендә бүләкләделәр, диелә хәбәрдә.