Казан россиялеләрнең җәйге ялда популяр булган биш шәһәре исемлегенә керде
Казан россиялеләр җәйге ял вакытында сайлап алган иң популяр шәһәрләрнең берсенә әверелде. Туристлар Россиядә ялны нәрсә өчен югары бәяли һәм аларга бигрәк тә нәрсәләр ошамый соң. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директоры Кирилл Родин сөйләде.
«Быел бездә иң популяр бишлеккә Алтай, Казан, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург керде»,- диде «Россия сегодня» Халыкара медиатөркеменең матбугат үзәге белгече.
Аның сүзләренчә, туристларга бу шәһәрләрдә матур табигать һәм чиста һава (19%), актив ял һәм яңа тәэсирләр (17%), яхшы һава торышы (17%), җылы, чиста диңгез (9%), истәлекле урыннар һәм архитектура (9%) ошаган.
Туристларга барыннан да бигрәк югары бәяләр (17%), һаваның чиста булмавы (10%), начар транспорт инфраструктурасы (6%), хезмәт күрсәтүнең түбән сыйфаты (5%) һәм шәһәрләрнең, пляжларның яки диңгезнең пычраклыгы (4%) ошамый.