Татарстан 2023 елда мәктәп дәреслекләрен сатып алуга чыгымнарны арттырачак
Киләсе елда Татарстан мәктәпләр өчен дәреслекләргә тотылачак чыгымнарны арттырачак. ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар мәгариф оешмаларын финанс белән тәэмин итү нормативлары раслана торган тиешле закон проектын карады.
Республика бюджетында белем алу чыгымнарын күздә тоту өчен нормативлар ел саен кабул ителә. «2023 елга нормативлар буенча индекс-дефлятор 10 процент тәшкил итә», – дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин закон проектын тәкъдим итеп.
Ул быел финанс белән тәэмин итү нормативларында беренче тапкыр мәктәпләр өчен дәреслекләр сатып алу чагылыш тапканлыгын искәртте. Шулай итеп, киләсе елдан муниципаль берәмлекләргә мәгариф оешмалары өчен дәреслекләр сатып алуга субвенцияләр биреләчәк. Элегрәк республика мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары төбәк бюджеты хисабына үзәкләштерелеп сатып алынды.
«Киләсе елдан муниципалитетлар федераль белем бирү стандарты кысаларында субвенция акчасы чикләрендә дәреслекләрне мөстәкыйль сатып алачак. Шул ук вакытта республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирелгәндә үзәкләштерелгән сатып алу мөмкинлеге дә калачак», – диде мәгариф һәм фән министры.