Татарстанның социаль һәм яшь эшмәкәрләре 500 мең сумга кадәр грант алырга мөмкин
Татарстанның социаль һәм яшь эшмәкәрләре 100-500 мең сумлык грант ала ала. Гариза бирү кампаниясе 14 сентябрьдә башлана һәм 13 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә республика Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Алынган акчаларны производствоны үстерүгә: бинаны арендалауга яки ремонтлауга, җиһазлар сатып алуга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм башка эшмәкәрлек максатларына юнәлтергә мөмкин булачак.
Финанслау күләме комиссия карарыннан тора. Шул ук вакытта эшмәкәр проектка үз акчаларының кимендә 25 процентын салырга тиеш.
Грант конкурсы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.