Казанда өч автомобиль бәрелешкән, өлкән яшьтәге бер ир-ат зыян күргән
Бүген көндез Казанда Универсиада проспектында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итүенчә, юлда берьюлы өч машина – «Нива», «Ока» һәм Hyundai бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Ока» машинасы кузовының арткы өлеше яньчелгән, ә автомобиль үзе юлга аркылы борылып баскан. «Авариядә өлкән ир-ат зыян күрде. Ул автомобильдә кысылып калган», - диделәр һәлакәт шаһитлары.