Сораштыру нәтиҗәләре: бер эш урынында озак эшләргә исәпләүчеләр - бухгалтерлар
Оешмаларда бер елдан да ким эшләргә әзер булучылар бары бер процентны гына тәшкил итә.
Эшкә урнашканда ун казанлының алтысы эш урынында булдыра алганча озак эшләргә уйлый. Үткәрелгән сораштыру мәгълүматларын SuperJob.ru. китерә.
«Яңа эш урынында баш бухгалтерлар, клад мөдире һәм шәфкать туташлары барысыннан да озаграк эшләргә исәпли. Ә курьер, дизайнер һәм программистлар – иң азы», – диелә әлеге хәбәрдә.
Бер урында 10 елдан артык 16 процент кеше эшләргә әзер, ә сораштыручыларның 13 проценты – 5-10 ел һәм 3-5 ел, 10 проценты – 1-3 ел. Оешмаларда бер елдан да ким эшләргә әзер булучылар бары бер процентны гына тәшкил итә. Планлаштырылган уртача эш вакыты – 6,2 ел.
Сораштыручылар өлкәнрәк булган саен, алар компаниядә озаграк эшләргә ниятли. 24 яшькә кадәрге яшь белгечләр бер урында уртача өч ел торырга уйлый, ә 45 яшьтән өлкәнрәкләр – 7 ел. Бер үк оешмада озак хезмәт итәргә әзер булу керем дәрәҗәсе белән арта. 30 мең сумнан кимрәк акча эшләүчеләрнең планлаштырылган уртача эш вакыты 4,8 ел, ә хезмәт хаклары 80 мең сумнан артып китүчеләрнеке – 7,5 ел.