Казанда яшәүчеләр ВИЧка бушлай аноним экспресс-тест уза алачак
Ике көн дәвамында, 15нче һәм 16нчы сентябрьдә, Казанда яшәүчеләр ВИЧка бушлай аноним экспресс-тест уза алачак.
Мобиль пунктлар сәгать 12:00дән 16.00га кадәр Бауман урамында эшләячәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тест «Тест для победы. Помощь рядом» профилактик акциясе кысаларында үтәчәк.
Чара «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы белән берлектә оештырылган.