Татарстанда автомобиль һәм трактор һәлакәтендә өч кеше үлгәннән соң, җинаять эше ачылган
Татарстанның Нурлат районында юл-транспорт һәлакәтеннән соң, «Юлда йөрү һәм транспорттан файдалану кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында ике яки күбрәк кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Һәлакәттә өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, төнлә республиканың Нурлат районында «Лада» йөртүчесе зур тизлектә тракторның тагылма арбасына бәрелгән. Нәтиҗәдә йөртүче һәм икен пассажир үлгән.