Чаллыда балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм хастаханәләргә җылылык бирә башладылар
Чаллы шәһәрендә социаль объектларга җылылык бирә башладылар. Гадәттәгечә, беренчеләрдән булып гариза биргән балалар бакчаларына җылылык җибәрелде. Бу хакта автошәһәр мэриясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Чаллы җылылык челтәрләре мәгълүматлары буенча, 15 сентябрьгә 9.00 сәгатькә 124 балалар бакчасы җылыту системасына тоташтырылган, бу исә гомуми санның 97 процентын тәшкил итә.
Моннан тыш, җылылык җибәрү өчен 29 мәктәп, 19 медицина учреждениесе һәм җиде социаль объект рөхсәт алды, алар арасында спорт, мәдәният һәм социаль яклау биналары бар.
Гариза бирүдән тыш, җылылык җибәрүгә рөхсәт бирү шартларының берсе - рәсмиләштерелгән актлар һәм объектларның ягулык чорына әзерлек паспортлары булу.
Мэриядә узган матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, торак фатирларга җылы 26 сентябрьдә биреләк. Ләкин, уртача тәүлеклек температура төшкән очракта, хакимият процедураны тизләтергә әзер.