Түбән Камада донорлар өч сәгатьтә 45 литр кан биргән
Түбән Каманың Кан үзәгендә Бөтендөнья сөяк мие доноры көненә багышланган акция узды. Өч сәгать эчендә 100 кеше кан биргән, алар 45 литрга кан банкын тулыландырган.
Кемдер кан бирергә беренче тапкыр килгән. Күп еллар дәвамында зур һәм игелекле эш эшләүчеләр дә бар. Әйтик, Святослав Таротин сигезенче мәртәбә кан тапшыра инде. Аның әнисе - Россиянең Мактаулы доноры. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Минем уйлавымча, мондый ярдәмгә мохтаҗ кеше миңа һәм үз канын тапшырган һәркемгә рәхмәтле. Мондый ярдәм бәяләп бетергесез», - ди Святослав Таротин.
Сүз уңаеннан, Кан җибәрү үзәге Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы хастаханәләренә генә хезмәт күрсәтми. Канны тагын күрше өч районга - Зәй, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарына җибәрәләр.
18 яшьтән өлкәнрәк, авырлыгы 55 килограммнан артык булган, сәламәтлек буенча кимчелекләре булмаган кешеләр донор булырга мөмкин. Кан бирү өчен абсолют каршылыклар арасында эчке органнарны, шул исәптән аппендицит һәм үт куыгын алу бар. Шулай ук тире-венерология диспансерында, туберкулезга каршы, наркология һәм психоневрология диспансерларында исәптә торучылар донор була алмый.
Кан бирергә теләгән түбәнкамалылар, Кан үзәге регистратурасына 41-01-80 телефоны буенча шалтыратып, сораулар бирә ала.