Ростов-Дон шәһәрендә Татар мәдәни үзәге ачылды
Ростов-Дон шәһәрендә Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәген ачу тантанасы булды.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул биредә яшәүче татарларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Бу хакта Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Ростов өлкәсендә 14 меңгә якын татар яши. Ләкин 20 елга якын оешманың үз бинасы булмаган. 2019 елда Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның рәсми очрашуы вакытында оешмага яңа бина бирү турында карар кабул ителде.
Яңа бина Ростов өлкәсе татарлары өчен генә түгел, Россиянең башка төбәкләре вәкилләре өчен дә очрашу урыны булыр дип көтелә.
Татар мәдәни үзәген ачу тантанасында Ростов-Дон шәһәре администрациясе башлыгы Алексей Логвиненко, Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәд хәзрәт Бикмаев һәм башкалар чыгыш ясады.