Миңнеханов Петербург халыкара газ форумында компанияләренең стендларын карап чыкты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара газ форумының күргәзмә экспозициясен карады. Форум 13-16 сентябрьдә Экспофорум мәйданында уза. «Газпром» ачык акционерлык җәмгыяте Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов белән ул Татарстан предприятиеләре һәм югары уку йортлары стендлары белән танышты. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
«КАМАЗ» павильонында «Газпром» заказы буенча эшләнгән тулы приводлы КАМАЗ-6250 вахта автобусын тәкъдим иттеләр. Яңа автомобиль эчке янулы двигательнең төрле (дизель, СПГ яки КПГ) вариантлары белән комплектлана, шулай ук өстәмә вариантлар җыелмасы – төньяк үтәлеше һәм 550 километрга кадәр өстәмә диапазон белән җиһазландырылган. Салонга 32 пассажир сыя.
Иннополис стендында Иннополис университетының Алдынгы инженерлык мәктәбе, Ясалма интеллект институты, Геомәгълүмат системалары үзәге, Мәгълүмати иминлек үзәге тәкъдим ителгән. IТ-югары уку йортының Нефть-газ технологияләре үзәге форумга су асты роботын алып килгән, ул торба үткәргечнең су асты күчешенең техник торышын диагностикалау өчен кулланыла.
«Газпром»ның масштаблы павильонында Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Маркелов Ми-171А3 вертолетын карады. Ул диңгез өстеннән пассажирлар һәм йөк ташу өчен безнең илдә ясалган беренче вертолет. Салонга 24 пассажир сыя һәм ул төп ягулык баклары ярдәмендә 1000 километрга кадәр оча ала. Проектта, Казан вертолетлар заводын да кертеп, берничә предприятие катнаша.
«Алмаз-Антей» концерны стендында кунакларга E-NEVA модульле платформасындагы ике электромобиль прототибын тәкъдим иттеләр.