Татарстанда +27 градуска кадәр җылы булачак
![Татарстанда +27 градуска кадәр җылы булачак](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/9/19/b0694e5bc641b4333926f5d1aaba7e55.jpg)
Бүген, 19 сентябрьдә, Татарстанда температура фоны сизелерлек күзгәрәчәк: +27 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Аерым районнарда яшенле яңгырлар булырга мөмкин.
Иртән томан төшәчәк. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан уртача җил кайвакыт 15-20 м/с га кадәр артачак.
Көндез Татарстан буенча +22, +27 градуска кадәр, Казанда — +23, +25 градуска кадәр җылытылачак.