Әлмәттә кер юу машинасына ут капкан, янгыннан ике кешене коткарганнар
Бүген Әлмәтнең Нефтьчеләр урамында тугыз катлы йортта янгын чыккан. Өченче каттагы янгын турында 16.21 сәгатьтә 101 номеры аша хәбәр иткәннәр. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.
Фатирда кер юу машинасына ут кабуы ачыкланган.
Янгын сүндерүчеләр төтен таралган фатирдан махсус битлекләр ярдәмендә ике кешене коткарган. Югары катларда яшәүче тагын җиде кеше урамга мөстәкыйль рәвештә чыккан.
16.31 сәгатьтә янгын сүндерелгән, 1 кв.метр мәйданга зыян килгән.
Беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәбе ачыклана.