Миңнеханов һәм Козлов Иделне һәм Татарстан елгаларын саклау турында фикер алышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы башлыгы Александр Козлов белән очрашты. Республиканың Хөкүмәт Йортында узган очрашуда яклар «Экология» илкүләм проектына кергән федераль проектларның һәм Татарстанда җирле сулыкларны саклау өчен үткәрелә торган башка чараларның үтәлешен бәяләде.
Очрашуда шулай ук Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Сотников һәм Россиянең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре катнашты.
«Очрашу барышында Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Иделне савыктыру» федераль проектлары мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Козлов су объектларының ярларын ныгыту, Татарстан Республикасы елгалары буенда су саклый торган урманнар булдыру һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты», – дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Илкүләм проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.