Самара егетләре Бөтенроссия грек-рим көрәше турнирында алтын медаль яулады
Самара шәһәренең «Батыр» көрәш спорт клубында тәрбияләнүчеләр грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясады. Турнир Бөек Ватан сугышында катнашкан, Оренбург өлкәсенең авыл спортына нигез салган Александр Кутуев истәлегенә багышланган иде. Бу хакта «Самара татарлары» сайты яза.
«Батыр» спорт клубы көрәшчеләре Румил Галиев, Илдар Йосыпов һәм Айдар Галимов алтын медаль алды. Тимур Гасанов һәм Арслан Хәлиуллин – көмеш медаль ияләре.
«Батыр» спорт клубы спортчыларны бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлый, диелә әлеге хәбәрдә.