Чаңгычы-йөгерешчеләрнең республика беренчелегендә Актаныш кызы Ләйсән Хәсәнова җиңде
«Актаныш-информ» хәбәр иткәнчә, «Лачын» спорт мәктәбенең 9 яшь чаңгычысы 24, 25 нче сентябрь көннәрендә Җәлил бистәсендә Татарстан Республикасы беренчелеге өчен чаңгычы-йөгерешчеләр ярышында катнашты.
Спортчылар арасында Актанышның икенче санлы мәктәбе укучысы Ләйсән Хәсәнова үзенең һәрьяклап өлгерлек- җитезлеген күрсәтте.
Ярышның беренче көнендә Ләйсән 5 километрлы дистанциядә роллерлы чаңгы белән узышта өченче килде. 25 сентябрьдә 3 километр араны иң беренче йөгереп килеп хаклы рәвештә беренче урынны яулады.
Укучысының уңышлары хакында безгә Ләйсәннең остазы Галимҗан Мансуров хәбәр итте.
Ләйсән хәзерге вакытта IX сыйныфта укый. Ул 4 ел дәвамында чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнә. Кышын өзлексез чаңгыда шуу, кар эрегәч тә чаңгы буенча дәресләр алу, даими үз өстеңдә эшләү менә шундый матур күрсәткечләргә ирешергә этәргеч биргән, диелә хәбәрдә.