Синоптиклар Татарстанда көчле яңгыр һәм җил турында кисәтте
Пәнҗешәмбе көнне Татарстан территориясендә янә яңгырлы һәм болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнге сәгатьләрдә көчле яңгыр, ә төнлә һәм иртән көчле җил фаразлана, аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +2..+7 градустан күтәрелмәячәк, көндез бераз җылырак +5..+10 градус, ә көньяк районнарда урыны белән +13 градус булачак.