Сабаның Олы Кибәче авыл җирлегендә Өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр таратылды
Саба районының Олы Кибәче авыл җирлегендә Өлкәннәр көне уңаеннан авылның мөхтәрәм кешеләренә азык-төлек тутырылган пакет таратылды. Күчтәнәчләрне авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин тапшырды.
«Саба таңнары» сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге азык-төлек пакетлары Саба муниципаль районының «Кайгырту» фонды тарафыннан әзерләнде. Мондый пакетларны җирлектә 23 өлкән кеше алды.