Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңгән романнар русчага тәрҗемә ителә
Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңгән романнар русчага тәрҗемә ителә. Призлы урын алганнар тиздән рус телле укучыга да барып җитәчәк, дип вәгъдә итә Язучылар берлеге.
«Зөлфәт Хәкимнең 1 нче урын алган романын Гәүһәр Хәсәнова тәрҗемә итте. Язучылар берлеге каршындагы Тәрҗемә үзәге тырышлыгы белән быел ук нәшер итмәкче булабыз. Романны бастырырга хосусый нәшриятка бирербез дип уйлыйбыз», – диде әдәби бәйгенең жюри рәисе Ркаил Зәйдулла Татар телендәге ябык әдәби конкурска багышлап «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә.
«Фирдүс Гыйматдинов 2 нче урын алган романын рус теленә үзе тәрҗемә итә. Аны бастырырга ярдәм итәрбез дип уйлыйм, андый вәкаләтләр бар», - дип дәвам итте ул.
Равил Сабырның 3 нче урын алган романы да юлын юлга тәрҗемә ителгән. Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, хәзерге вакытта әлеге роман буенча Әдәбият институты белән сөйләшүләр бара - Мәскәүдә нәшер итү өмете бар.
Әдәби конкурста җиңгән башка жанрлар буенча да эш бара. Жюри тарафыннан конкурска килгән иң яхшы әсәрләрнең берсе буларак танылган «Лаләләр» хикәясе «Наш совеременник» журналының август санында басылып чыккан. Гөлсирә Гайнанова һәм Галина Зәйнуллина тәрҗемәсе.
«Конкурста җиңгән поэзияне тәрҗемә итү юнәлешендә дә эш бара. Лилия Гыйбадуллина шигырьләрен тәрҗемә итү планнары бар», – диде Ркаил Зәйдулла.
- Әдәби әсәрләр бәйгесе 2022 елның 1 октябреннән игълан ителде.
- Быел конкурска 1) роман, 2) повесть, 3) хикәя, 4) поэма яки шигырьләр шәлкеме, 5) повесть (үсмерләр әдәбияты), 6) хикәя (үсмерләр әдәбияты), 7) поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты), 8) хикәя (балалар әдәбияты), 9) кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты), 10) әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия номинацияләре буенча әдәби әсәрләр кабул ителә.
- Романнар 2023 елның 1 декабренә, башка номинацияләрдәге әсәрләр 2023 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
- Җиңүчеләргә бүләк фонды былтыргыча - 3 млн 895 мең сум.