Казанның үзәк урамнарында Мәүлид касыйдәсе яңгыратылды
Казан шәһәренең Галиев мәчетендә Пәйгамбәр Мөхәммәд туган көне уңаеннан Мәүлид ән-Нәби җыены үткәрелде. Чара өйлә намазы укыганнан соң, Татарстанның барлык имам-мөхтәсибләре, казыйлар, голәмәләр, дини уку йортлары җитәкчеләре, мәдрәсә шәкертләре һәм мәхәллә халкы катнашында узды.
Мәүлидтә шәрәфле кунак буларак РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин һәм Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев бар иде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык катнашучыларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган көне билгеләп үтелүче мөбарәк ай – Мәүлид белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәбрикләде. Үзенең чыгышында әлеге истәлекле көннең фазыйләтләре, Мәүлид үткәрүнең мөһимлеге, кирәклеге турында ассызыклап, революциягә кадәр татар халкында җыелып касыйдәләр әйтелүе, күпләгән Мәүлид китаплары басылуы турында белдерде.
Мәүлидкә җыелып мөселманнар үзләренең шатлыкларын белдерәләр, Пәйгамбәргә салават әйтәләр һәм сәламнәрен җиткерәләр, чөнки сөекле Пәйгамбәребезнең бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге. Пәйгамбәребезнең дөньяга килүенә шатланганы өчен, Әбү Ләхәбнең газабы дүшәмбе саен җиңеләя, дип искә алды мөфти хәзрәт.
Аннары барлык җыелган халык Пәйгамбәребезнең үрнәк юлы белән яшәү хакында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазен тыңлады.
Мәүлид ән-Нәби кичәсенең бизәге булып татар мәкаме белән Мәүлид касыйдәсен уку торды. Аны Татарстанның атказанган артисты, дини җырлар башкаручы Марсель Вәгыйзев, танылган мөнәҗәтчеләр Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов башкарды. Ул беренче тапкыр Галиев мәчетенең тавыш көчәйткечләре ярдәмендә Казанның үзәк урамнарында яңгыратылды.