Мобилизацияләнгән татарстанлылар өчен самбо курслары оештырылды
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге һәм танк полигоны базасында мобилизацияләнгән гражданнарны әзерләү программасына самбо буенча өстәмә курслар да керттеләр.
Курслар мобилизацион пункттагы бөтен шәхси составны колачлар дип көтелә. Ике ай дәвамында, декабрьгә кадәр, «Батыр» республика олимпия резервы мәктәбе тренерлары шәхси составны самбо көрәшенең серләренә төшендерәчәк. Күнегүләр көн саен дүрт сәгать дәвам итәчәк.
Самбо курсларыннан тыш, өлешчә мобилизация буенча чакырылган солдатлар үзләренең физик көчен ныгыта алсын өчен, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Хезмәт һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру өчен җиһаз да урнаштырылган. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.