Татарстанда 1,4 миллион кеше коронавирус инфекциясенә каршы ревакцинация узмаган
14 апрельгә Татарстанда 1,9 миллион кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, ел ярымнан соң бары тик 525 мең кеше генә ревакцинация узган. Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Ревакцинацияне барлык күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр нигезендә 1 401 158 кеше узарга тиеш иде», - дип искәртте ул.
Министр урынбасары коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән соң барлыкка килгән иммунитетның кешене алты ай саклавын әйтте.
Вакцинация башланганнан алып Татарстанда 2,8 миллион кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.