Рөстәм Миңнеханов Бурятия башлыгына ТАССРның 100 еллыгына багышланган медаль тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты. Очрашу «Дорога-2022» форумы кырларында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды.
Алар төбәкләр арасында хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары, товарлар һәм хезмәтләр китерү күләмен һәм номенклатурасын арттыру, шулай ук гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Цыденовка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.