Түбән Камада мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча сайт эшли
Түбән Камада мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча рәсми сайт эшли башлады. Түбән Кама волонтерлык үзәге әлеге эшкә кураторлык итә.
Доброе-НК.рф сайтында үзәкнең эше турында, ничек ярдәм итәргә, иганә кертергә һәм акчаларны тоту турындагы хисап белән танышырга, шулай ук мобилизацияләү турындагы популяр сорауларга җавап табарга була. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ярдәмгә мохтаҗ һәм ярдәм итәргә теләүче гражданнар гаризаларын рәсми сайт аша яки 8 (8555) 350-350 телефоны бөенча калдыра ала. Волонтерлар гаризаларны эшкәртәчәк һәм аларның үтәлешен контрольдә тотачак. Шулай ук теләге булганнар волонтер була ала.