Пенза мөселманнары Буа һәм Әлмәт мәдрәсәсе студентларына азык-төлек, әсбаплар китерде
Шушы көннәрдә Пенза өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре Буа ислам мәдрәсәсендә һәм Әлмәт ислам мәдрәсәсендә белем алучы студентларга гуманитар ярдәм китерде. Ярдәмне тапшыру Рушан хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә узды. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте укытучысы Рамил Тугушев сүзләренчә, студентларга гуманитар ярдәм ел саен күрсәтелә. Әлмәт мәдрәсәсендә илледән артык, ә Буа мәдрәсәсендә утызга якын студент белем ала.
«Салават күпере» хәйрия фонды тәкъдиме белән Городище районы Урта Әләзән авылының барлык мәчетләрендә ислам уку йортлары студентлары өчен азык-төлек җыю турында игълан ителде. Кыска вакыт эчендә, халык ярдәме белән кирәкле азык-төлек, уку әсбаплары һәм финанс ярдәме җыелды.
Студентлар, үз чиратында, гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.