Владимир Путин «Бәхетле» җитәкчесе Мөслимә Латыйпованы Мактау ордены белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бәхетле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Мөслимә Латыйпованы Мактау ордены белән бүләкләде. Ул әлеге бүләккә күпьеллык намуслы эше һәм хезмәт уңышлары өчен лаек булды. Шул турыдагы карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Президент шулай ук Казанның 18нче Шәһәр үзәк клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Фәридә Булатовага Лука Кырымский медален бирү турында карар кабул итте.
Моннан тыш, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин бүләкләнде.
«Татар-информ» Россия Президентының шул ук карар белән җырчы Юлия Чичеринага «Россия Федерациясенең атказанган артисты» исемен бирүен хәбәр иткән иде.