Татарстанда узган атнада дизель ягулыгының бәясе төшкән
Узган атнада, 10-17 октябрьләрдә, Татарстанда бер литр дизель ягулыгының бәясе, 2 тиенгә арзанаеп, 52,8 сумга кадәр төшкән. Татарстанстат мәгълүматлары шуны күрсәтә. Шул ук вакытта барлык маркалы бензин бәяләре үзгәрешсез калды: АИ-92 бензинының бер литры 45,94 сум, АИ – 95 ягулыгының бер литры 49,41 сум, ә АИ-98 бензинының литры 60,76 сум тәшкил итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, АИ-92 һәм АИ-95 бензинының бәяләре, узган елның декабрь азагына караганда, литрына 4 һәм 10 тиенгә түбәнрәк, ә АИ-98 бензины 2,86 сумга кыйммәтрәк тора. Дизель ягулыгы узган ел ахырыннан бирле 1,91 сумга кыйммәтләнгән.