Казанда кайчан кар катламы барлыкка килүе билгеле
Бүген иртән Казанда беренче кар яуды, ул озак тормады, шунда ук эреп бетте. Кар катламы кайчан булачагы турында «Татар-информ»га география фәннәре докторы, КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«КФУ метеостанциясендә иртән минималь температура +1,1 градус тәшкил итте. Без циклонның арткы өлешендә булганлыктан, аз гына кар яуды», – диде ул.
Переведенцев сүзләренчә, Татарстан башкаласында төнге температура минус билгесе белән булачак. Норманың тәүлеклек уртача температурасы хәзер 3 градус тәшкил итә. Ноябрь башында шәһәрдә тәүлеклек уртача температура минус билгесе белән булачак.
«27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр кар катламы барлыкка килергә мөмкин. 19-21 ноябрьдә, тәүлеклек уртача температура -5 градус билгесе аша үткәннән соң, тотрыклы кар катламы ятачак», – дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.