Сабурская кайбер мобилизацияләнүчеләргә табиб тикшерүеннән соң кичектерү бирелүен әйтте
Татарстанда өлешчә мобилизация башлаганнан бирле республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына медицина тикшерүеннән башка мобилизацияләнгән ир-атлардан шикаятьләр килә башлаган. «Татар-информ»га Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская шул турыда сөйләде.
Хәрби бурычлылар, нигезләмә буенча, Хәрби көчләрдә хезмәт иткәннән соң сәламәтлеге үзгәргән очракта, бу хакта хәрби комиссариатка хәбәр итәргә тиеш. Моны документта тиешле үзгәрешләр кертелсен өчен эшләргә кирәк, дип аңлатты Сабурская. Армиядә хезмәт итеп кайткан кешенең сәламәтлеге начарланса, мәсәлән, инсульт, инфаркт, ашказаны авырулары яки инвалидлык куелса, аңа бу хакта хәрби комиссариатка хәбәр итәргә һәм тиешле документлар алып килергә кирәк.
«Кешеләрне чакыру пунктларына һәм район хәрби комиссияләренә чакыра башлагач, барысы да белешмә алып килмәгән, шул ук вакытта авырулары барлыгын әйткәннәр. Мондый хәлне исәпкә алып, хәрби комиссариат һәм ТР Хөкүмәте каршында төзелгән штаб медицина тикшерүе үткәрү яки сәламәтлегенә зарланган мобилизацияләнүчеләргә медицина тикшерүе үткәрү турында карар кабул итте. Хәрби госпиталь, ТР Хәрби комиссариаты каршындагы хәрби-табиблар комиссиясе көн саен гаризалар буенча мобилизацияләнүчеләрне кабул итә», – дип өстәде Сабурская.
Хәрби комиссариат Казанның Сәламәтлек саклау учреждениеләре аша мобилизацияләнүчеләрне тулы медицина тикшерүләренә җибәрә. Ир-атларга аларның сәламәтлек торышы теге яки бу категориягә туры килү яки туры килмәүләре турында белешмәләр бирелә.
Тикшерү белешмәләр нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәткә алынучыларга сәламәтлек категориясе билгеләнә. Берничә дистә кешене демобилизацияләгәннәр һәм өйләренә кайтарып җибәргәннәр, кайберәүләренең сәламәтлеген истә тотып, аларны чакыру вакытын бер айга кичектергәннәр.