Марат Җәббаров: Явым-төшем һәм кырау уңышның сыйфатына йогынты ясарга мөмкин
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә техник культураларны җыю темплары турында сөйләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр явым-төшемнәрнең көзге культураларда уңай чагылыш табуын билгеләп үтте, әмма бу бәрәңге, шикәр чөгендере алу һәм яшелчә җыюны шактый катлауландыра. Әйтик, бүгенге көндә 4,6 мең гектар мәйданның 3,8 мең гектарында (83 процент) бәрәңге алынган. 102 мең тонна бәрәңге казып алынган, уңыш гектарыннан 271,8 центнер тәшкил итә. Яшелчәләр 1,9 мең гектарда (75 процент) җыелган, уңыш гектарыннан 178 центнерга җитә. 34,5 мең тонна яшелчә саклауга куелган.
Республикада барлыгы 7 үзйөрешле һәм 56 тагылма бәрәңге алу комбайны бар. Хәзерге һава шартларында үзйөрешле техника тагылма техникага караганда әйбәтрәк эшли һәм уңыш җыю өчен зуррак потенциалга ия.
Синоптиклар фаразлавынча, төнге сәгатьләрдә температура 0 градустан түбән төшәчәк. Бу уңышның сыйфаты һәм күләме җитди югалуга китерергә мөмкин. Бәрәңге, кишер һәм аш чөгендере -2 градус температурада өши. Бүгенгә тагын 768 гектарда бәрәңге (20,8 мең тонна) һәм 633 гектарда яшелчә (11,2 мең тонна) җыеп аласы бар.
Шикәр чөгендере мәйданнарының 68 процентында эш тәмамланган. 34 мең гектардан 1,257 миллион тонна татлы тамыр җыелган, уңыш гектарыннан 370 центнер тәшкил итә, шикәр заводларына 704,5 мең тонна шикәр чөгендере озатылган. 80,5 мең тонна шикәр җитештерелгән. Шикәр чөгендерен алуда 76 комбайн, 630 берәмлек машина эшли.
Тагын 60,4 мең гектарда кукуруз җыю дәвам итә, шуның 60,4 мең гектарында әле уңыш җыелмаган, шул исәптән 35,3 мең гектар – орлыкка дигән кукуруз. 129,9 мең гектар мәйданнан 2 миллион 817 мең тонна силос әзерләнгән. Тулаем алганда, бер шартлы терлеккә 36,7 центнер азык берәмлеге туры килә, дип өстәде министр.
Орлыкка дигән кукуруз 10,9 мең гектар мәйданда суктырылган, бу пландагы күрсәткечнең 24 проценты, уңыш гектарыннан 49,2 центнер тәшкил. Барлыгы 54 мең тонна кукуруз җыеп алынган.
Көнбагыш җыю дәвам итә. Әлеге культура биләгән мәйданнарның 21 процентында (44,6 мең гектар) эш тәмамланган, 87 мең тонна орлык җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 19,5 центнер тәшкил итә, бу узган елгыдан 36 процентка артыграк.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Дәүләт ашлык фондының сатып алу интервенцияләрендә катнашу өчен республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җәлеп итү эше дәвам итә. Марат Җәббаров шулай ук җитештерүчеләрнең сатылган ашлыкка чыгымнарын субсидияләү буенча ярдәм чаралары турында да искәртте. Гомумән алганда, әлеге ярдәмгә 1,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Сайлап алу һәм акчаларны бүлү 2 этапта башкарылачак.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры халыкны республика территориясендә Африка дуңгыз чумасы таралу куркынычы турында кисәтергә өндәде. Шәхси хуҗалыклардан тыш, республикада 7 дуңгызчылык предприятиесе бар, аларда якынча 460 мең баш дуңгыз асрала.