Татарстан авылларында 2023 елга 1 квадрат метр торак бәясе билгеләнде
Татарстан Хөкүмәте республика авылларындагы бер квадрат метр торакның бәясен раслады. Бу гражданнарның торак шартларын яхшырту өчен район бюджетларына субсидияләр билгеләү өчен социаль түләүләрне исәпләргә ярдәм итә. Бу турыда документ Татарстан Министрлар Кабинеты порталында чыкты.
«2023 елга Татарстан Республикасында авылларда гомуми торакның 1 квадрат метр мәйданына бәяне <...> 30,2 мең сум күләмендә расларга», – диелә карарда.
Шулай итеп, бер ел эчендә бер квадрат метрның бәясе 1 мең сумга арткан. Бүлеп бирелгән акчага муниципалитетлар авыл халкының торак шартларын яхшырту өчен кирәкле чараларны уздырачак.
2023 елга әлеге субсидияләр исәпләнәчәк күрсәткеч 54 мең сум тәшкил итте.