Песошин Шәриповны Архив эшләре буенча комитет рәисе урынбасары вазифасыннан азат итте
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Илнур Шәриповны вазифасыннан азат итте. Бу турыда карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
«Шәрипов Илнур Газизҗан улын Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазифасыннан хезмәткәр инициативасы буенча азат итәргә», — диелгән документта.
Шулай ук әлеге карарның берничә көн элек, 18 октябрьдә имзаланганы да әйтелгән. Дәүләт комитеты сайтында «Урынбасарлар» бүлегендә вакансияле карточка урнаштырылган.
- Илнур Шәрипов 2020 елның февраленнән бирле рәис урынбасары булып эшләде.