Казанның Гаилә үзәге янында Яңа ел чыршысын 13 млн сумга бизәячәкләр
Казанның Гаилә үзәге янында Яңа ел чыршысын бизәү өчен 13 млн сум акча тотачаклар. Тендерда Санкт-Петербург шәһәреннән «Елочкин» компаниясе җиңгән. Бу хакта Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.
Тендерның заказчысы – Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты. Бу бәягә төп чыршыны урнаштыру һәм сүтү, шулай ук инде булган кечкенә йортларны ярминкә мәйданчыгына урнаштыру да керә.
Алдарак «Татар-информ» Гаилә үзәге каршында Яңа ел чыршысын урнаштыру һәм аны бизәү өчен Казан шәһәре бюджетыннан 14,8 млн сум биреләчәк дип хәбәр иткән иде.