Табиблар Россиянең бер авиакомпаниясендә эшләүче бортпроводникның гомерен саклап калды
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары Россиянең бер зур авиакомпаниясендә эшләүче бортпроводникның гомерен саклап калды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Рейс (анда 55 яшьлек Мәскәү кешесе бортпроводникның баш инструкторы булган) 14 сентябрьдә Сочидан Мәскәүгә юл тоткан. Ир-атка яңа бортпроводниклар командасын өйрәтү һәм контрольдә тоту бурычы йөкләнгән. 55 яшьлек инструктор һавага күтәрелгәч тә үзендә хәлсезлек сизгән – йөрәге авырта башлаган, хәле акрынлап начарайган. Судно капитаны ашыгыч рәвештә Казан аэропортына төшәргә карар кылган.
Ир-атны авыр хәлдә Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
«Безнең пациентка стент куйдылар һәм реанимациягә күчерделәр. Аның хәле авыр иде, кан басымы төште, шунлыктан реаниматологлар аны ике атнага якын карады. Шуннан соң пульмонологлар, кардиологлар һәм янә реаниматологлар сәламәтлеге өчен көрәште», - дип белдерделәр Татарстан клиникасының матбугат хезмәтендә.
Белгечләр командасы ир-атның тормышы һәм сәламәтлеге өчен бер айдан артык көрәшкән. Тиздән аны хастаханәдән чыгарачаклар, ул тору урыны буенча тернәкләнү курсын дәвам итәчәк.