Җәза срогын үтәвен дәвам итүчеләрне мобилизацияләргә рөхсәт итә торган закон кабул ителде
Дәүләт Думасы депутатлары авыр җинаять кылган өчен җәза срогын үтәвен дәвам итүче гражданнарны мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырудан тыюны гамәлдән чыгара торган законны өченче, соңгы укылышта кабул итте. Ул дәүләткә хыянәт итү яки шпионаж кебек аерым җинаятьләр кылган очракта искәрмәләрне күздә тота. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Балигъ булмаган баланың җенси кагылгысызлыгына каршы кылынган, теракт, тотык алу, законсыз кораллы берләшмә оештырган һ.б. җинаятьләр өчен җәза срогын үтәвен дәвам итүче гражданнарны шулай ук мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырмыйлар.
Моннан тыш, дәүләткә хыянәт итү, шпионаж, кораллы фетнә, дәүләт эшлеклесенең тормышына кул сузу һәм хакимиятне көч белән яулап алуда гаепләнүчеләргә дә мобилизация кагылмый.
Искәртеп узабыз, элегрәк Дәүләт Думасы мобилизация вакытында альтернатив хезмәт турында закон кабул иткән иде. Төзәтмәләр нигезендә, мобилизация игълан иткән вакытта РФ Кораллы көчләре оешмаларында альтернатив гражданлык хезмәте узучы гражданнар күрсәтелгән оешмаларда альтернатив гражданлык хезмәтен дәвам итә.