Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясе күпмилләтле Россия халкының берләшүенә хезмәт итә
Казанда «Татарстан Конституциясе: тарих һәм бүгенге заман» интеллектуаль уеннары һәм республиканың Төп законын белү буенча онлайн-тестлаштыруда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантанада ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, ул «Татарстан Конституциясенең күпмилләтле Россия халкының берләшүенә хезмәт итүен» искәртте.
«Татарстан республика Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге документның кабул ителү тарихы, Төп законда урын алган максат һәм бурычларның 30 ел дәвамында ни рәвешле тормышка ашырылуы хакында сөйләргә телибез», - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.
«Алты югары уку йорты студентлары әлеге бәйгеләрдә бик теләп катнашты. Мондый агарту эшчәнлеге бик файдалы һәм аңа ихтыяҗ бар дип уйлыйм. Күпләр үз хокукларын белә, әмма бурычларын оныта. Бу хакта исләренә төшерү, моны таләп итү – теләсә кайсы территория, дәүләтнең уңышлы үсеш нигезе», - дип искәртте парламент башлыгы.
Сентябрьдән октябрьгә кадәр «Үзеңне тикшер» дигән исем астында Татарстан Конституциясенең 30 еллыгына багышланган республика бәйгесе узды. Анда барлык муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Катнашучыларның гомуми саны 10 579 кешегә җитте. «Татарстан Конституциясе: тарих һәм бүгенге заман» интеллектуаль уеннары 26 октябрьдә төгәлләнде.