Башкортстанның Әбҗәлил районында реставрациядән соң Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачтылар
Башкортстанның Әбҗәлил районы Баим авылында истәлекле вакыйга булды. Реставрациядән соң 112 нче башкорт кавалерия дивизиясенең командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачылды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Район хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков сүзләренчә, бу Башкортстанда каһарман хөрмәтенә куелган беренче мемориалларның берсе.
Һәйкәлне ачу тантанасында Илдар Нәфыйков 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең байрак күчермәсен «Шәйморатов» район сыйныф укучыларына тапшырды. Бишенче сыйныф укучылары ант итте һәм багышлау йоласын үтте.