Казанга керү юлында ут капкан автобус видеосы чыкты
![Казанга керү юлында ут капкан автобус видеосы чыкты](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/10/29/98d9b78c64749e32c4282f683182736f.jpeg)
Казанга керү юлында автобуска ут капкан. Узып баручы автомобильчеләр янгынны видеога төшергән.
«Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, янгын мотор янында чыккан. Ул мобилизацияләнгән ир-атларны полигонга илткән колоннадагы автобусларның берсе булган. Ул буш килеш Казанга кайтканда яна башлаган, дип хәбәр итте «Татар-информ».
Янгын урынында ЮХИДИ хезмәтәкрләре эшли. Ведомствода ачыклык кертүләренчә, зыян күрүчеләр юк.
Тиз арада янгынны сүндергәннәр.
Шаһитлар янгын сүндерелгән автобус видеосын агентлык редакциясенә җибәрде.