Мәскәүдә «Фәезханов укулары» халыкара конгрессы ачылды
1 ноябрьдә Мәскәүдә «XVIII Фәезханов укулары» халыкара фәнни конгрессы эшли башлады. Ул «Россиядә ислам: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дип атала. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.
Фәнни конгресс Россия һәм чит илләрдән ислам белеме өлкәсендәге әйдәп баручы ике йөздән артык белгечне җыя. «XVIII Фәезханов укулары» Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елын бәйрәм итү кысаларында иң зур фәнни чара булачак.
2 ноябрьдә XVIII Фәезханов укуларының пленар утырышы көтелә. Ул Россия мөселманнары сайтында туры эфирда күрсәтеләчәк.
Конгресс кысаларында 14 секция утырышы үткәрелә. Утырышларның видеоязмалары РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең видео платформаларында һәм аккаунтларында урнаштырылачак.
- Секцияләр исемлеген Мөфтиләр шурасы сайтында карап була.
Чара Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына, Россия халыкларының мәдәни мирасы елына, Халыклар бердәмлеге көненә һәм «Мәдинә» нәшрият йорты оешуга 15 ел тулуга багышланган, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Оештыручылар – Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты һәм Санкт-Петербург дәүләт университетының ислам тикшеренүләре үзәге.