Путин Россиядә мобилизацияләнгән кешеләрнең ни өчен 300 меңнән артып китүен аңлатты
Россиядә өлешчә мобилизация барышында нәтиҗәдә 318 меңнән артык кеше чакырылган иде, башта планлаштырылганча, 300 мең түгел. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу илдә үз теләкләре белән килүчеләр саны артуы белән аңлатыла.
«Үз теләкләре белән барырга теләүчеләр саны кимеми. Аларның 49 меңе гаскәрләрдә, хәрби бурычларны үти. Калганнары барысы да әлегә әзерлек белән шөгыльләнә. Шулай да бу бик күп кеше (...)», - диде ул Кызыл мәйданда Минин һәм Пожарский һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасыннан соң. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Искәртик, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр барды. Хәрби махсус операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен 300 мең резервчы чакыру планлаштырылган иде.