Казанда фәтвалар чыгаруның заманча методологиясе турында фикер алышалар
4-8 ноябрьдә Казанда «Фәтвалар чыгару методологиясе: хәзерге заман проблемалары» дип исемләнгән семинар уза. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курслар дин әһелләре һәм дини мәгариф оешмалары мөгаллимнәре өчен «Ислам дин гыйлеменең заманча мәсьәләләре» программасы буенча оештырыла. Россия ислам институты фәнни чараны Татарстан мөфтияте, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Төркия дин эшләре идарәсе ярдәмендә үткәрә.
Семинарда чит ил һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре катнаша. Алар арасында Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы рәисе, ислам фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин, Дин эшләре буенча югары совет рәисе Хачали Абдурахман (Төркия), Дин эшләре буенча югары совет рәисе урынбасары Айдин Фатыйх Мехмет (Төркия), Дин эшләре буенча югары совет әгъзасы Гюнай Хаҗи Мехмет (Төркия), Кыргызстан мөселманнары галимнәре советы әгъзасы Самаган Мурзаибраимов, Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать һәм фәтвалар бүлеге башлыгы Сансызбай Шоканов, Беларусь Республикасы мөфтие урынбасары Максат хәзрәт Овезов һ.б. бар.
Семинар барышында фәтваларны бастыру методологиясе һәм заманча проблемаларны хәл иткәндә куллану практикасы, исламда хокук белән бәйле мирасны куллану мөмкинлекләренең колачы, төрле мәзһәбләрнең фәтваларын куллану принциплары, мөфти һәм дин әһелләренә җибәрелгән заманча чакырулар, барлык мөселманнарга кагылышлы проблемаларны хәл итүдә фәтваларны бергә туплауның мөһимлегенә кагылышлы мәсьәләләр карала.
Фәнни җыелышның утырышлары 5 һәм 6 ноябрьдә «Корстон» кунакханә-сәүдә күңел ачу комплексының «Шостакович-1» залында уза. Башлана – 9.00 сәгатьтә.