Кукмарада заманча яшьләр үзәге ачарга җыеналар
Кукмара районына эш сәфәре белән Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов килде. Ул «Ялкын» яшүсмерләр клубында, Гафиятуллин урамындагы 4нче йорт адресы буенча урнашкан, киләчәктә яшьләр үзәге итеп төзекләндереләчәк бинада, «Нараткай» лагеренда булды. Бу турыда «Хезмәт даны» хәбәр итә.
Район башлыгы Сергей Димитриевның сүзләренчә, әлеге объектлар замана таләпләренә туры килми, шуңа күрә аларны ремонтлау, тагын да функциональ булырлык итеп үзгәртү мөһим.
Районда 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрле 14 меңгә якын яшьләр исәпләнә. Аларга буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен, заманча мөмкинлекләр булдырырга кирәк.
«Районда яшьләр эшләре министрлыгына караучы дүрт оешма бар: «Форпост», «Нараткай» лагере, Зур Кукмара авылында урнашкан «Ялкын», Лубянда «Атлант» яшүсмерләр клубы. Әмма әлеге оешмалар гына яшьләрнең тормыш ихтыяҗларын канәгатьләндереп бетерә алмый. Кич белән егет-кызларның урамда кая барырга белми аптырап йөргәне, төрле бина, кибет ишек төпләренә җыелганнары күзгә ташлана. Бу бер дә матур күренеш түгел.
Аларга уңайлы очрашу, аралашу, сөйләшү, фикерләшү урыны кирәк. Район җитәкчелегенең максаты – Кукмара шәһәрендә яшьләр үзәге булдыру һәм, «Ялкын» яшүсмерләр клубына яңа сулыш өреп, аны яшьләргә ошый, аларның теләкләренә туры килә торган итеп төзекләндерү. Ә бу эшләр барысы да финанс мәсьәләләренә барып тоташа, аны республика ярдәменнән башка гына хәл итү мөмкин түгел», - диде район спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов.
Бүгенге көндә «Ялкын» яшүсмерләр клубы эшчәнлеген спорт юнәлешендә алып бара, анда 8 түгәрәк эшләп килә. Бирегә 200гә якын яшүсмер йөри. Соңгы вакытта монда бер бүлмәне яшьләргә бүлеп биреп, аралашу урыны итеп үзгәрткәннәр, анда төрле очрашулар, презентацияләр, мастер-класслар үткәрәләр. Ә бинаны төзекләндергәннән соң, мөмкинлекләр тагын да артачак.
Фикерләрегезне туплагыз, аннары яшь архитекторлар десанты белән аны тормышка ашыру турында уйларбыз, дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов.