Петербургта Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган очрашу булды
20 октябрьдә Ленинград өлкәсе дуслык йортында Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түгәрәк өстәлне Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Дамир Сабиров ачты. Ул чарага җыелган татар җәмәгатьчелеге һәм мөселман оешмалары вәкилләренә сәламнәрен җиткерде.
Беренче булып чыгыш ясаган «Изге юл» иҗтимагый оешмасы рәисе Иниятулла Кутуев татар халкы тарихын, Петербург шәһәрен төзегән вакытта бирегә аларның ничек килеп урнашуын искә алды. Тосно һәм Любань шәһәрләренә исә татарлар икенче дулкында килгән.
Иниятулла Кутуев шулай ук динамик үсеш кичерә торган диннәрнең берсе – ислам хакында да сөйләде. Чыгышына үз биографиясенә бәйле фактларны да кертте. Ул 15 яшендә Ленинградка килгәндә рус телен дә, догалар да белмәгән, боларның барысын да аңа авыл мулласы өйрәткән.
Журналист һәм язучы Рәхимҗан Теләшев үз чыгышында ислам һәм христиан диннәре, аларның охшаш һәм аермалы яклары хакында сөйләде. Ул Ленинградта татар хәрәкәтенең ни рәвешле үсеш кичерүен, Корбан бәйрәме һәм хәйрия эшчәнлегенең яңадан үткәрелә башлавын искә алды.
Рәхимҗан Теләшев Коръәннең шигъри тәрҗемәсе авторы Теодор Шумовский, татарларга гарәп телен өйрәткән Мөхлисә Зарипова хакында да сөйләде.
Кичә төгәлләнгәч теләге булган һәркем «Файда» Татар мәдәнияте җитәкчесе Айрат Маннанов белән бергә, татар музееннан тыш, чуваш музеен да карады. Анда Чуваш җәмгыяте рәисе Валериан Гаврилов атаклы чувашлар һәм чуваш халык тарихы турында күп кенә кызыклы әйберләр сөйләде.