Менделеевскида Балалар сәнгать мәктәбенең 55 еллыгын билгеләп үттеләр
Менделеевскида Балалар сәнгать мәктәбенең 55 еллыгы укытучыларны, балаларны һәм аларның ата-аналарын, шулай ук сәнгать сөючеләрне җыйды.
Сәхнәдә бүгенге көн укучылары, төрле шәһәрләрдән килгән төрле еллардагы чыгарылышлар, сайланган һөнәрләренә тугры калып үз осталыкларын күрсәтүче укытучылар очрашты. Котлау сүзләре белән Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абрамова чыгыш ясады.
«2018 елда республика һәм район җитәкчелеге ярдәме белән бинада капиталь ремонт ясалды һәм җиһазлар сатып алынды: бу безнең тарихның үзенчәлекле бите. Тәрбияләнүчеләр өчен биредә шөгыльләнү һәм иҗади сәләтне үстерү өчен уңай шартлар булдырылды. 55 елда истәлекле вакыйгалар һәм зур казанышлар белән зур юл узылды. Безнең мәктәп коллективының чәчәк атуын, илһам, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим. Һәр көн укучылар белән очрашудан шатлык белән тулсын, ә уку процессы – иҗади эзләнүләр, табулар һәм педагогик талантлар белән», – диде ул.
Район башлыгы Радмир Беляев исеменнән музыкаль мәктәпнең иҗат командасын район башкарма комитеты җитәкчесе котлады һәм район башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чара конфетти салюты, укытучылар һәм укучылар башкаруында «Балалар сәнгать мәктәбе гимны» белән тәмамланды.