Белгеч җәяүлеләрне кайсы очракларда ЮХИДИ хезмәткәре тоткарлый алуын аңлатты
Юл хәрәкәте иминлеге сагында тора торган ЮХИДИ хезмәткәре машина йөртүчеләрне генә түгел, җәяүлеләрне дә туктатырга, документларын тикшерергә һәм кирәк булганда тоткарларга хокуклы, дип сөйләде Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты укытучысы Кирилл Данилов. РИА Новости «Прайм» агентлыгына сылтама белән шул турыда яза.
Белгеч сүзләренчә, ЮХИДИ хезмәткәре җәяүлене кайбер сәбәпләр булганда туктатырга мөмкин. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу факты ачыклану, җәяүлеләрне шаһит итеп җәлеп итү кирәк булганда, юл хәрәкәтен җайга салу яки аны вакытлыча туктатып тору кирәк булганда җәяүлеләрне туктатырга мөмкиннәр. Беренче очракларда ЮХИДИ хезмәткәрләре документларны да күрсәтүне сорарга мөмкин.
Данилов аңлатуынча, җәяүлегә карата административ хокук бозу турында эш кузгатуга сәбәп булганда яки ул эзләүдә булган очракларда да документлар таләп ителә. Кайбер очракларда җәяүлеләрне полиция бүлегенә алып китә алалар, дип билгеләп үтте ул.