Зәй районында шикәр чөгендерен җыеп бетерделәр
Зәй районында шикәр чөгендере җыю эшләре тәмамланды. Хәзер татлы тамырны кырлардан шикәр заводына ташу дәвам итә. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә.
Искәртик, район кырларында шикәр чөгендере алуга 19 августта керештеләр. Татлы тамыразык барлыгы 8905 гектарда җыеп алынды. Кырларда-басуларда сезонда хезмәт куйган техника хәзер кышкы саклауга куела.